news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Киевка өч тәүлек дәвамында һөҗүм итмәскә кушты

Путин Киевка өч тәүлек дәвамында һөҗүм итмәскә кушты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Президенты Владимир Путин өч тәүлек дәвамында Киевка һөҗүм итмәскә күрсәтмә бирде. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, боерык 5 сентябрьдә төн уртасында гамәлгә керә һәм Киевта Америка вәкилләренең очрашуларын әзерләү һәм үткәрү белән бәйле.

«Чыннан да, Украина ягыннан шундый мәгълүмат килде. Россия Президенты, Баш командующий Путин бүген төн уртасыннан башлап өч тәүлек дәвамында Киевка һөҗүм итмәскә кушты. Бу Киевта Америка вәкилләренең очрашуларын әзерләү һәм үткәрү белән бәйле», – диде ул.

Элегрәк Украина гаммәви мәгълүмат чаралары Украина Кораллы көчләрендә 5 сентябрьдә төн уртасыннан 8 сентябрьгә кадәр һөҗүм итүне туктату режимы кертелүе турында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot