Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышы нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр бирде
Россия Президенты Владимир Путин Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышы йомгаклары буенча берничә йөкләмә бирде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Аерым алганда, Путин 2026 елда Россия халыклары бердәмлеге елын үткәрү турындагы указ проектын тәкъдим итәргә һәм рус халкын этнографик өйрәнү программасын әзерләргә кушты.
Моннан тыш, Президент милли сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планын төзү һәм бу мәсьәләләр буенча Хөкүмәт комиссиясен формалаштыруны йөкләде. Ул шулай ук милли сәясәткә тискәре чит ил йогынтысына каршы чаралар әзерләргә күрсәтмә бирде.
Путин «Евразия тавышы» музыкаль проектын, Халыкара Екатерина форумын һәм «КТ.Док: Безнең геройлар вакыты» фестивален үткәрүне хуплады. Моннан тыш, ул милли-мәдәни берләшмәләр турында закон проектын әзерләүне тизләтергә һәм милләтара мөнәсәбәтләрне тикшерүне камилләштерү буенча идеяләр тәкъдим итәргә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз