news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Дагыстанда шартлау вакытында һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты

Россия Президенты Владимир Путин Махачкалада шартлау аркасында якыннары һәлак булган Дагыстанда яшәүчеләрнең кайгысын уртаклашты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Владимир Путин Махачкалада автозаправкада шартлауда һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты, зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын теләде», диелә хәбәрдә.

Искәртик, кичә Махачкала автозаправкасында сигез цистернаның икесе шартлады. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча 105 кеше зыян күргән, шуларның 30ы һәлак булган. Бүген Дагыстанда матәм көне игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100