news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Дагыстан мөфтиен Дуслык ордены белән бүләкләде

Абдулаев һәм Дибияев бүләккә рухи һәм мәдәни традицияләрне саклаудагы казанышлары, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту эшчәнлеге өчен лаек булды.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Дагыстанның рухи лидеры Әхмәт Абдуллаевны һәм республиканың яһүд җәмгыятьләре Советы рәисе Валерий Дибияевны Дуслык ордены белән бүләкләде. Тиешле указ хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Абдулаев һәм Дибияев Дуслык ордены белән рухи һәм мәдәни традицияләрне саклаудагы һәм үстерүдәге казанышлары, шулай ук халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән актив эшчәнлеге өчен бүләкләнде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100