news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дача амнистиясен озайту турында закон 1 июльдән үз көченә керә

Дача амнистиясен озайту турында закон 1 июльдән үз көченә керә
Владимир Васильев

Россия Президенты Владимир Путин дача амнистиясен озайту турындагы законның үз көченә керү вакытын агымдагы елның 1 сентябреннән 1 июльгә күчерә торган закон имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Шулай итеп, узган елның декабрендә имзаланган һәм 2031 елның 1 мартына кадәр дача амнистиясен озайта торган закон 1 июльдән эшли башлый. Бу датага кадәр кадастр исәбенә куярга һәм торак яки бакча йортын техник план һәм кишәрлеккә хокукны (әгәр ул күчемсез милек бердәм дәүләт реестрында булмаса) билгели торган документ нигезендә генә теркәргә мөмкинлек бирә торган режим озайтыла. 

Моннан тыш, 1998 елның 14 маена кадәр торак пункт чикләрендә урнашкан йортны милек хокукыннан башка даими яшәү өчен куллана торган гражданин 2031 елның 1 мартына кадәр аның торак йорты торган җир кишәрлеген милеккә бушлай бирүгә исәп тота ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100