news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин дөньядагы иң матур урынны атады

Россия Президенты Камчаткадан да матуррак бернәрсә дә күргәнем булмады, дип белдерде.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Камчатканы дөньяда иң матур урын дип атады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Көнчыгыш икътисади форум кысаларында дәүләт башлыгы Ерак Көнчыгышны үстерү мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты.

Камчатканың «Вулканариум» мәдәни-агарту үзәгенә нигез салучы, вулканолог һәм педагог Сергей Самойленко аңа оешманың эше турында сөйләде һәм музейга ярдәм итүләрен сорады.

«Камчатка, әлбәттә, безнең бриллиант ул. Мин Камчатка белән чагыштырганда, дөньяда аннан да матуррак бернәрсә дә күргәнем юк», - диде Путин. Ул вулканнар музеен булдыру идеясен хуплады һәм аңа Рус география җәмгыяте линиясе буенча ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

«Без сезнең учреждениегезне, сезнең музейны онытмаячакбыз, Рус география җәмгыяте линиясе буенча ярдәм итү мөмкинлеге бар. Ә системалы рәвештә, кабатлап әйтәм, Хөкүмәт тиешле юнәлешләр һәм проектлар исемлеген әзерли», - дип йомгаклады Россия Президенты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot