news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Дөнья чемпионаты ачылышындагы матчны караячак

Футбол буенча Дөнья чемпионатының беренче матчы 14 июньдә Мәскәүдә "Лужники" стадионында була.

Путин Дөнья чемпионаты ачылышындагы матчны караячак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты ачылышында булачак матчны караячак. Бу турыда аның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

"Президент, әлбәттә, дөнья чемпионаты ачылышында катнашачак. Беренче матч Россия һәм Согуд Гарәбстаны җыелма командалары арасында булачак", - дип әйткән Песков.

Путин кайсы матчларны карыйсы әлегә билгеле түгел. "Барысы да агымдагы вакыйгаларга бәйле", - дигән Песков.

Дөнья чемпионатының беренче матчы 14 июньдә Мәскәүдә "Лужники" стадионында була. Уен кичке алтыда башлана.

Футбол матчлары Мәскәүдә, Петербургта, Калининградта, Самарада, екатеринбургта, Волгоградта, Ростов-на-Донуда, Казанда, Түбән Новгородта, Сочида, Саранскида булачак.

Финал уены 15 июльдә узачак.

Россия командасы Уругвай, Мисыр, Согуд Гарәбстаны командалары белән уйный. Плей-оффка чыккан очракта, финалның 1/8нче уенында Португалия, Испания, Марокко һәм Иран командаларының берсе белән очрашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100