Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин дәүләт хезмәткәрләренең окладын 3 процентка индексацияләүне раслады
Россия Президенты указы хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Россиядә федераль дәүләт гражданлык хезмәте вазифаларын биләүче затларның айлык оклады артачак. РФ Президенты Владимир Путинның шул хактагы указы хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.
«2020 елның 1 октябреннән федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең айлык окладлары күләмен 1,03 тапкыр арттырырга», — диелә документ текстында.
Документта билгеләп үтелгәнчә, 3 процент күләмендәге индексация Россия Тышкы эшләр министрлыгы, дипломатик вәкиллекләр һәм консуллык учреждениеләре, территориаль органнар — Тышкы эшләр министрлыгының Россия территориясендәге вәкиллекләренең дипломатик хезмәткәрләренә кагылачак. Указ аңа кул куелган көннән үз көченә керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз