news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Дәүләт Думасына Россия гражданлыгы алу шартлары турында закон проектын кертте

Әлеге Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе гражданлыгы өлкәсендәге мөнәсәбәтләр җайга салына, диелгән документта.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин ил гражданлыгын алганда мөнәсәбәтләрне көйләүгә кагылышлы закон проектын Дәүләт Думасына кертте. Документ парламентның түбән палатасы мәгълүматлар электрон базасында чыкты.

«Әлеге Федераль закон белән Россия Федерациясе гражданлыгы өлкәсендәге мөнәсәбәтләр җайга салына, шул исәптән Россия Федерациясе гражданлыгын алу һәм туктату нигезләре, шартлары һәм тәртибе билгеләнә», — диелә документ текстында.

Август аенда дәүләт башлыгы Көньяк Осетия белән ике яклы гражданлык турындагы законны имзалауны хуплады, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot