Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Дәүләт Думасына минималь хезмәт хакы күләмен арттыру турындагы проектны кертте
Федераль айлык минималь хезмәт хакы күләме 9 489 сум.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин, РФ Президенты минималь хезмәт хакы күләме турындагы канун проектын Дәүләт Думасына карауга кертте, дип хәбәр итте. Ул элек планлаштырылганча, 2019 елның 1 гыйнварыннан түгел, ә 2018 елның май аеннан яшәү минимумына җиткереләчәк. Бу хакта "Российская газета" яза.
Хәзер федераль айлык минималь хезмәт хакы күләме 9 489 сум, бу яшәү минимумы күләменең 85 проценты дигән сүз. Кайбер төбәкләр бу күләмне тигезләгән, әмма Россиянең күп кенә субъектлары федераль кагыйдәләргә буйсына.
Хезмәт хакын минималь хезмәт хакы күләменнән аз түләргә ярамый.
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты 5 февральдә бу тәкъдим буенча фикер алышуга багышланган утырыш үткәрәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз