news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин чыгарылыш укучылары арасында эшче һөнәрләргә кызыксыну артуны әйтте

Россия Президенты Владимир Путин мәктәпне тәмамлаучылар арасында эшче һөнәрләргә кызыксыну артуны әйтте. Бу хакта ул мәгариф мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә белдерде.

Кремль сайтында хәбәр ителгәнчә, әлеге утырышта Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов хәзер колледжларда актив рәвештә кабул кампанияләре баруын сөйләгән. Аның сүзләренчә, тапшырылган гаризалар саны инде хәзер үк узган елгы күрсәткечләрдән 200 меңгә күбрәк, өстәвенә абитуриентларның күбесе нәкъ менә эшче һөнәрләрне сайлый.

«Бу һөнәрләр (эшче һөнәрләр – редакция искәрмәсе) кызыклырак була башлады», – диде Владимир Путин.

Киңәшмәдә шулай ук Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм фән һәм югары белем министры Валерий Фальков та катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot