news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин чыгарылыш сыйныфларны уку тәмамлану белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин чыгарылыш укучыларын укулары тәмамлану белән котлады. Телеграмма Кремль сайтында чыкты.

«Бүген сезнең, бөтен зур илебез өчен бик дулкынландыргыч көн. Бөтен төбәкләрдә - зур шәһәрләрдә дә, кечкенә бистәләрдә дә чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп белән саубуллаша, остазларына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерә», - диде дәүләт башлыгы.

Аның сүзләренчә, бүген яшьләр алдында бик күп юллар һәм мөмкинлекләр ачыла. «Сезнең һәрберегезнең үз юлын табуы - талантыгызны, сәләтегезне, потенциалыгызны ача алырлык һәм күңелегезгә хуш килерлек эш булуы бик мөһим», - диде Владимир Путин.

Ул, эшчәнлек төренә карамастан, һәрвакытта да иң югары планканы куярга һәм теләсә нинди, хәтта зур булмаган бурычны да «биш плюс» белән хәл итү, шулай ук беркайчан да бирешмәү бурычын куярга кирәклеген әйтте.

«Шәхси, иҗади, һөнәри уңышка ирешкәннән соң, сезнең хыялларыгыз һичшиксез чынга ашачак», - диде дәүләт башлыгы.

Владимир Путин сүзләренчә, нәкъ менә бүгенге мәктәп укучыларына илнең киләчәк тарихын булдырырга, әһәмиятле ачышлар ясарга һәм яңа рекордлар куярга туры киләчәк.

Берничә елдан соң бөтен ил бу якты казанышлар турында беләчәк һәм яшьләрнең Россияне үстерүгә һәм ныгытуга керткән өлешләре белән горурланачак, дип ышана Президент.

«Хыялланыгыз, кыю адымнар белән алга атлагыз! Шикләнмим: сез барысын да булдырырсыз», - диде Владимир Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100