news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин мәктәпләрдә һәм аэропортларда митинг оештыруны тыйды

Россия Президенты Владимир Путин митинглар, демонстрацияләр, җыелышлар һәм йөрешләр оештыру тыелган урыннар исемлеген киңәйтте. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

Бу тыю гаммәви хакимият органнары, югары уку йортлары, мәктәпләр, чиркәүләр һәм алар янындагы территорияләр, аэропортлар, вокзаллар, портларга, шулай ук башка биналарга кагыла.

Моннан тыш, электр, җылыту, суүткәргеч һәм газ челтәрләре эше өчен кирәк булган әһәмиятле объектлар территорияләрендә мондый чаралар оештырырга ярамый.

Исемлекне Россия төбәкләре хакимиятләре дә тулыландыра ала.

Исегезгә төшерәбез, мондый исемлек элегрәк тә бар иде: аңа Россия Президенты резиденцияләре, судлар, ашыгыч хезмәтләр һәм Россия Федерациясе Җәзаларны үтәү федераль хезмәте учреждениеләре биналары кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100