Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин гадәти паспортлар урынына электрон паспортлар бирү тәртибен булдырырга фәрман бирде
РФ Президенты Владимир Путин 1 майга гадәти паспорт урынына цифрлы шәхес таныклыгын күрсәтү очракларын һәм тәртибен билгеләргә күрсәтмә бирде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Кремль сайтына сылтама белән хәбәр итә.
Хөкүмәт әгъзалары белән үткәрелгән киңәшмә нәтиҗәләре буенча дәүләт башлыгының күрсәтмәләр исемлегендә әйтелгәнчә, Министрлар Кабинетына Федераль иминлек хезмәте һәм РФ Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы» мобиль кушымтасын файдаланып алынган Россия гражданинының цифрлы шәхес таныклыгын күрсәтү очракларын һәм тәртибен билгеләргә тиешле Президент указы проектын әзерләргә һәм тәкъдим итәргә кирәк.
Әлеге указ проекты Президентка 1 майга кадәр тәкъдим ителергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз