news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин чыгарылыш укучыларын соцчелтәрләрдә “лайк” кую белән генә чикләнмәскә өндәде

Дәүләт башлыгының махсус видеомөрәҗәгате “ВКонтакте” социаль челтәрендә чыкты.

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин илдәге чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән котлады. Дәүләт башлыгының махсус видеомөрәҗәгате “ВКонтакте” социаль челтәрендә чыкты.

“Социаль челтәрләрдә “лайк” кую белән генә чикләнмәгез, хәрәкәттә булыгыз, яңа белем туплагыз, алга омтылыгыз”, - диде Россия лидеры.

Мәктәпне тәмамлаучылар өчен тормышның яңа, зур этабы башлана, вакытында “чын-чынлап зур максатлар” куярга кирәк. Путин яшь буынның зур казанышларга ирешергә сәләтле булуына ышана.

Моннан тыш, яшьләр яңа технологияләрне тиз үзләштерә, белемле, дип билгеләп үтте Президент. “Нәкъ менә шундый кыю, ирекле, мөстәкыйль, җаваплы кешеләр илне үзгәртергә, алга омтылырга, яңа рекордлар һәм ачышлар белән дөньяны шаккаттырга сәләтле”, - дип тәмамлады Президент. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100