Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин чыбыклы телевидениедә рекламаны тыюны федераль каналларга ярдәм итү белән бәйләде
Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, чикләү турындагы карар белән хакимият түгел, ә масс-медиа вәкилләре чыккан
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты бүгенге матбугат конференциясе барышында журналистның чыбыклы телевидениедә рекламаны тыю турындагы соравына җавап бирде. "Без карар кабул итәргә тиеш: я федераль каналларга турыдан-туры федераль бюджеттан ярдәм итәргә, ә бу социаль җаваплылык - пенсия, пособиеләр белән тәэмин итү, армия һәм башкаларны истә тотып шактый катлаулы, я Россиядә булган реклама базарының кимеп барган күләменнән файдалану мөмкинлеге бирергә", - диде ул.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, чыбыклы телевидениедә рекламаны чикләү турындагы карар белән хакимият түгел, ә масс-медиа вәкилләре чыккан.
"Моның асылы шунда - чыбыклы каналлар бар икән, аларны берәү дә ябарга җыенмый, аларга үзләренә акча эшләргә өйрәнергә кирәк. Бу инде аудитория эше - алар моның өчен акча түләргә телиме, әллә юкмы", - дип өстәде Путин.
Фотосурәт kremlin.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз