news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин чит ил паспорты алганда дәүләт пошлинасын арттыруны күздә тоткан законга кул куйды

Закон рәсми бастырып чыгарганнан соң бер айдан үз көченә керәчәк.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ“). Россия президенты Владимир Путин машина йөртү таныклыгы һәм чит ил паспорты алганда дәүләт пошлинасы күләмен арттыруны күздә тоткан законга кул куйды. Әлеге документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Биометрик чит ил паспортының бәясе 5 меңгә кадәр артачак. 14 яшьтән кечкенәрәк балалар өчен пошлина бәясе 2,5 мең булачак.

Машина йөртү таныклыгы алу өчен дәүләт пошлинасының күләме 3 мең сум булачак.

Закон рәсми бастырып чыгарганнан соң бер айдан үз көченә керәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100