Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Чаллының “Мастеровые” театры өчен яңа бина төзү мәсьәләсен карарга кушты
Беренчел бәяләмәләр буенча, театрга яңа бина төзү 1 млрд сумга төшәргә мөмкин.
(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Россиянең Мәдәният министрлыгына һәм Татарстан Хөкүмәтенә Чаллыдагы “Мастеровые” Рус драма театры өчен яңа бина төзү мәсьәләсен карарга боерды. Бу хакта дәүләт башлыгының “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектын тормышка ашыру өчен җәмәгатьчелек белән фикер алышу нәтиҗәләре буенча әзерләнгән борыкларында әйтелә.
Йөкләмәләрне үтәүдә җаваплы итеп Россиянең Мәдәният министры Владимир Мединский һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләнгән. Фикер алышу нәтиҗәләре турында дәүләт башлыгына 1 июньгә кадәр хәбәр итәргә тиешләр.
Казанның “Московский” мәдәни үзәгендә Владимир Путин белән узган очрашуда “Мастеровые” театрына яңа бина төзүдә ярдәм сорап “Эшлекле Россия”нең Чаллы бүлекчәсе рәисе Максим Федоров мөрәҗәгать итте. Россия Президенты бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде.
“Мастеровые” Рус драма театры директоры Армандо Диамантэ әйтүенчә, беренчел бәяләмәләр буенча яңа бина төзү якынча 1 млрд сумга төшәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз