Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Чаллының 400 еллыгын бәйрәм итү турындагы указны имзалады
РФ Президенты Владимир Путин Чаллы шәһәренә нигез салынуга – 400 ел, беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле чыга башлауга 50 ел тулуны бәйрәм итү турындагы указны имзалады. Документ хокукый актлар порталында урнаштырылган.
«Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2026 елда Татарстан Республикасының Чаллы шәһәренә нигез салынуга – 400 ел, беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле чыга башлауга 50 ел тулуны бәйрәм итү турындагы тәкъдимен кабул итәргә», - диелә указ текстында.
РФ Хөкүмәте хәзер өч ай эчендә бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты төзергә, аның составын расларга тиеш.
Төбәкләрнең дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына, үз чиратында, бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрүдә катнашырга тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз