news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин быелгы Юлламаның үзенчәлекле булуын әйтте

Әлеге минутларда Россия Президенты Владимир Путин еллык Юллама белән чыгыш ясый.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Әлеге минутларда Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юллама белән чыгыш ясый. Быелгы Юллама, без яши торган бүгенге көн кебек үк, үзенчәлекле, дип башлады ул сүзен.

«Безнең бүген ясаган һәр адымыбыз, кемне сайлавыбыз, кылган гамәлләребез бик зур әһәмияткә ия. Чөнки алар дистәләрчә ел алга илебезнең язмышын билгели», - диде Путин.

Нәкъ менә шундый, кискен үзгәрешләр чорында Россия үсешкә, яңарышка сәләтле икәнлеген күп тапкырлар күрсәтте. Шәһәрләр төзеде, галәмне буйсындырды, зур ачышлар ясады, дип искәртте Россия Президенты.  

Чарада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституция һәм Югары суд җитәкчеләре, губернаторлар, Федерация субъектларының закон чыгару җыены рәисләре, традицион конфессия җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән төбәк Иҗтимагый палаталары башлыклары, гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100