Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: быел Россия тарихында рекордлы күләмдә иген уңышы көтелә
Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, Россия бүгенге көндә бодай эксперты буенча дөньяда беренче санала.
(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә юллаган котлавында быел иген уңышы якынча 130 миллион тонна булуы көтелә, дип билгеләп үтте. “Известия” язганча, бу хакта Кремльнең сайты хәбәр итә.
"Бүген авыл хуҗалыгы, гомумән, агросәнәгать комплексы — икътисадыбызның иң динамик тармакларының берсе. Быел без Россия тарихында рекордлы күләмдә иген уңышы көтәбез — якынча 130 миллион тонна", — диелә котлауда.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, илнең агросәнәгать комплексын үстерүгә юнәлдерелгән чаралар нәтиҗәлелеген аклады. Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, Россия бүгенге көндә бодай эксперты буенча дөньяда беренче санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз