Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин, быел федераль бюджет профицитлы булачак, дип белдерде
Аның сүзләренчә, аграр-сәнәгать комплекс үсеш алуын дәвам итә
(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Люция Камалова). Финанс базарындагы тотрыксызлыкларга карамастан, быел федераль бюджет профицит белән кабул ителә. Бу хакта бүген Россия Президенты Владимир Путин бу минутларда Мәскәүдә уза торган матбугат конференциясендә белдерде.
“Тулаем эчке продукт үсеше 10 ай эчендә 0,7-0,6 процент тәшкил итте. Сәүдә балансы сальдосы 13,3 млрд долларга артып, 148,4 млрд доллар булды. Узган елгы паузадан соң берникадәр сәнәгать производствосы тизлеге артты. Гыйнвар-октябрьдә үсеш 1,7 процент тәшкил итте. Эшсезлек дәрәҗәсенең дә күрсәткечләре шактый түбән”, - дип хәбәр итте В. Путин.
Аның сүзләренә караганда, аграр-сәнәгать комплекс үсеш алуын дәвам итә. “Ел нәтиҗәләре буенча аның үсеше 3,3 процент булыр, дип уйлыйм. Быел бездә рекордка тиң уңыш – 104 млн тонна”, - дип билгеләп узды дәүләт башлыгы.
“Финанс базарындагы тотрыксызлыкларга карамастан, быел федераль бюджет профицит белән булачак, ягъни керемнәр чыгымнардан 1,2 трлн сумга артык булачак – бу тулаем эчке продуктның 1,9 проценты. Бюджет, һичшиксез, профицитлы булачак”, - дип белдерде В. Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз