news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Быел бөртеклеләр уңышы 140 млн тоннадан артык булачак

Быел Россиядә бөртеклеләрнең уңышы бик яхшы булыр дип көтелә. Хәзерге вакытта илдә 130 млн тонна ашлык җыелган. Бу турыда РФ Президенты Владимир Путин алдынгы инженерлык мәктәпләренең җитәкчеләре белән очрашуда әйтте.

«Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев быел бездә бик яхшы уңыш булачагын хәбәр итте. Инде 130 миллион җыйдык, диде. Шулай булгач, 140 миллион тоннадан артачак», - диде Путин.

Аның сүзләренчә, илдә мондый югары уңышка заманча техника һәм технологияләр ярдәмендә ирешелгән. Советлар Союзы чорыннан бирле бу күрсәткеч берничә тапкыр артты. Хәзер агросәнәгать комплексы - югары технологияле тармак. Ул нәтиҗәле булудан тыш, дөнья базарындагы башка илләрнең продукциясе белән дә көндәшлек итә ала.

Ахырда ул аграрийларга югары нәтиҗәләр өчен рәхмәт белдерде. «Алар әле төгәл түгел. Ләкин шулай да эшләнгән эш яхшы инде. Бу бик мөһим. Һәрвакытта, ә бүген Россия, безнең ил өчен — бигрәк тә мөһим», - дип йомгаклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100