Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин быел Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль ассамблеясенә бармый
Берләшкән милләтләр берлеге Генераль ассамблеясенең 71 нче сессиясе 13 сентябрьдә Нью-Йоркта ачылачак
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин быел Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль ассамблеясендә катнашырга планлаштырмый, дип белдерде телефон конференциясендә дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.
“Әйе, быел президент Генераль ассамблеядә катнашырга җыенмый”, - дип белдерде Песков журналистларның Путин БМОның Генераль ассамблеясендә катнашамы әллә аның урынына тышкы эшләр министры Сергей Лавров булачакмы дигән соравына.
Узган ел Владимир Путин Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль ассамблеясенең юбилей сессиясендә катнашты, аңа кадәр берничә ел Россиядән тышкы эшләр министры барган иде.
Июльдә БМОнең иҗтимагый мәгълүмат департаменты тараткан якынча программада быел Россия министрлык дәрәҗәсендә тәкъдим ителәчәк дип билгеләнгән иде. Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль ассамблеясенең 71 нче сессиясе 13 сентябрьдә Нью-Йоркта ачылачак.
(Гөлүзә Василова әзерләде).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз