news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин бүген Миңнеханов белән очрашу уздырачак

Путин бүген Миңнеханов белән очрашу уздырачак
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин бүген, 9 ноябрьдә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу уздырачак. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза «Вы слушали» телеграм-каналы.

«Икътисад, сәнәгать һәм социаль потенциалы ягыннан иң эре, мөһим төбәкләрнең берсе. Президент даими рәвештә мондый очрашулар үткәрә, бу шундый очрашуларның берсе булачак, Татарстан Республикасы эшләре буенча җитди сөйләшү булачак», – дип белдергән дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе.

Соңгы тапкыр Путин Миңнеханов белән быелның 18 июлендә Казанда, Россия – АСЕАН саммиты тәмамланганнан соң очрашты. Ул вакытта Россия лидеры вакыйганы оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot