news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Бу елда Россиядә уртача гомер озынлыгы 74 яшь булыр дип көтелә

Бу елда Россиядә уртача гомер озынлыгы 74 яшь булыр дип көтелә. Бу хакта туры элемтә барышында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

Ул соңгы өч елда гомер озынлыгы өч яшькә артуын искәртте.

«Яшәү озынлыгы турында гел әйтәбез. Динамикага игътибар итегез», - диде Илбашы.

Аның сүзләренчә, гомер озынлыгы артуы дәүләтнең икътисадта һәм социаль өлкәдә куйган көче, тырышлыгы шушы күрсәткечкә ничек тәэсир итүен күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot