Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: БРИКСның яңа әгъзалары безнең гаиләгә тиз кушылсын өчен Россия барысын да эшләде
БРИКСның яңа катнашучылары берләшмәдә эшләргә һәм нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуын күрделәр һәм аңладылар. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Казандагы БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә белдерде.
«Оешманың яңа әгъзалары безнең гаиләгә мөмкин кадәр тизрәк һәм органик рәвештә кушылсын өчен, Россия берләшмәдә Рәис буларак, барысын да эшләде. Минемчә, безнең эш барышы бик яхшы килеп чыкты», – диде дәүләт башлыгы.
Аның сүзләренчә, яңа катнашучылар БРИКСта иң мөһиме – үзара хөрмәт һәм бер-берсенең мәнфәгатьләрен исәпкә алу барлыгын тойган.
«Алар барысы да эшлекле форумнарда актив катнаша, файдалы перспектив идеяләр һәм инициативалар тәкъдим итә», – дип ассызыклады Владимир Путин.
- БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә узды. БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз