news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин БРИКС саммитында катнашучы лидерлар өчен бүләкләр әзерләгән

Россия Президенты Владимир Путин Казанда башланып килүче БРИКС саммитында катнашучы чит ил лидерлары өчен бүләкләр әзерләгән. Бу хакта Россия дәүләте башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтте, дип хәбәр итә ТАСС.

«Бүләкләр бар», - дип белдерде журналистлар соравына җавап итеп Кремль рәсми вәкиле. «Хәбәр итәчәкбез», - дип ачыклык кертте ул.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген Казанда уналтынчы БРИКС саммиты башлана. Ул өч көн дәвам итәчәк. Чара берләшмә катнашучысы булган илләр делегацияләре башлыкларының очрашу тантанасы белән башлана. Алар рәсми булмаган төшке ашка җыела.

Саммитта катнашу өчен Татарстан башкаласына барлыгы 22 дәүләт башлыгы киләчәк. Россия Президенты Владимир Путин аларның барысы белән дә очрашырга планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100