Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин БРИКС саммиты декларациясе турында: Уңай эчтәлекле концептуаль документ
Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, Казанда БРИКС саммиты барышында кабул ителгән декларация комплекслы, концептуаль һәм киләчәккә юнәлгән уңай эчтәлекле булды. Бу хакта ул Казандагы БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә матбугат очрашуында белдерде.
«Анда безнең барлык дәүләтләрнең дә халыкара хокук һәм БМО уставына нигезләнгән, демократик, инклюзив һәм күп поляр дөнья тәртибен төзү яклы булуы расланган, легитим булмаган санкцияләр куллану практикасына, традицион әхлакый кыйммәтләрне какшату омтылышларына каршы торуга гомуми тәвәкәллек теркәлгән. Бу – мөһим»», - диде Путин.
- БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә узды. БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз