news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин БРИКС инвестицион платформасын булдырырга тәкъдим итте

Путин БРИКС инвестицион платформасын булдырырга тәкъдим итте
Фото: © Фото Сергей Бобылев, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Россия Президенты Владимир Путин берләшмәгә кергән илләрнең милли икътисадларына ярдәм итү өчен БРИКС инвестицион платформасын булдырырга тәкъдим итте. Россия лидерының белдерүе «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза торган киңәйтелгән составтагы БРИКС саммиты утырышында яңгырады.

«БРИКСның яңа инвестицион платформасын булдырырга тәкъдим итәбез, ул безнең милли икътисадларга ярдәм итүнең көчле коралы булыр, шулай ук Глобаль Көньяк һәм Көнчыгыш илләрен финанс ресурслары белән тәэмин итәр иде», – дип белдерде Путин.

Аның сүзләренчә, үсеп килүче икътисадларның потенциалын максималь рәвештә гамәлгә ашыру, глобаль икътисадый үсешнең яңа дулкынының барлык өстенлекләреннән файдалану өчен БРИКС илләренә технологияләр, мәгариф, ресурсларны нәтиҗәле үзләштерү, логистика һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк.

«Капитал кертүләр күләмен күп тапкырлар арттырырга кирәк. Моңа яңа инвестиция платформасы ярдәм итәргә тиеш», - дип ассызыклады Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot