news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин БРИКС илләрен дәүләтләрнең үзара транспорт бәйләнешенә игътибар итәргә чакырды

БРИКС илләре арасында үзара транспорт бәйләнешен арттыру мәсьәләләре аерым игътибарга лаек. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин киңәйтелгән составта узучы БРИКС саммиты утырышында белдерде.

«Безнең илләр арасында транспорт бәйләнешен арттыру мәсьәләләре аерым игътибарга лаек, чөнки бу үзара сәүдәне үстерү һәм диверсификацияләү өчен өстәмә мөмкинлекләр бирә», – дип белдерде Россия лидеры.

Ул билгеләп үткәнчә, быел БРИКС кысаларында әлеге тематика буенча даими диалог эшли башлаган, эшлекле совет кысаларында транспорт һәм логистика буенча төркемнәр төзелгән.

«БРИКС даими логистик платформасын формалаштыру, транспорт маршрутларына күзәтү төзү, транспорт буенча электрон коммуникация мәйданчыгын ачу кебек перспектив проектлар турында фикер алышалар», - дип өстәде Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot