Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: БРИКС илләре вакциналар потенциалын һәм туберкулез авыруын өйрәнүне үстерергә тиеш
Россия Президенты Владимир Путин «Казан ЭКСПО»да узган киңәйтелгән составтагы БРИКС саммиты утырышында сәламәтлек саклау темасына зур игътибар бирде. Ул БРИКС илләре вакциналар үзәге һәм туберкулез авыруын тикшерү челтәренең потенциалын ныгытуның мөһимлеген искәртте.
Президент билгеләп үткәнчә, Россиядә массакүләм йогышлы авырулар килеп чыгу куркынычын алдан кисәтү өчен комплекслы система эше башлап җибәрелгән.
«Россия сәламәтлек буенча БРИКС тикшеренү челтәрен җайга салу инициативасын тәкъдим итте, ул илләр арасында тәҗрибә алмашу хисабына Милли сәламәтлек саклау системаларын ныгытуга ярдәм итәргә тиеш. Киләчәктә дә БРИКС линиясе буенча эшләүче вакциналар үзәге һәм туберкулезны тикшерү челтәренең потенциалын ныгыту мөһим», – диде Путин киңәйтелгән составтагы БРИКС саммиты утырышында.
Россия Президенты БРИКС медицина журналының беренче саны чыгуын аерым билгеләп үтте.
«Моннан соң табиблар, галимнәр һәм медицина студентлары үзләренең фәнни эшләрен журналда бастыру мөмкинлегенә ия булачак», – дип йомгаклады Владимир Путин.
- 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз