Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: БРИКС белән хезмәттәшлеккә 30 ил әзер
Кимендә 30 дәүләт БРИКС эшенә ничек кенә булмасын кушылырга теләк белдерде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин берләшмә илләренең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда белдерде.
«Бүгенге көнгә 30 ил теге яки бу дәрәҗәдә БРИКС белән хезмәттәшлек итәргә, ничек кенә булмасын оешма эшчәнлегенә кушылырга теләк белдерде», - дип сөйләде Россия лидеры.
Путин сүзләренчә, халыкара оешма әгъзалары «киңәйтүгә ничек карарга икәнен игътибар белән уйларга» тиеш.
«Төгәл беркемне дә этеп җибәрмәячәкбез, ишекләр ачык», – дип өстәде дәүләт башлыгы.
БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза.
Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова хәбәр иткәнчә, Казанда БРИКС саммиты декларациясе илләрнең дөнья проблемаларына якын килүен чагылдырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз