Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: Бразилия Президентын Казанда БРИКС саммитында көтәбез
Россия Президенты Владимир Путин Бразилия коллегасы Луис Инасиу Лула да Силваны октябрьдә Казанда узачак БРИКС саммитында көтүен белдерде. Бу хакта дәүләт башлыгы Яңа үсеш банкы президенты Дилма Роуссефф белән очрашу вакытында әйтте.
Путин билгеләп үткәнчә, Яңа үсеш банкы җитәкчесе һәм Бразилиянең элеккеге президенты буларак, Дилма Роуссеффның фикере Халыкара икътисади форум мәйданчыкларында барган барлык дискуссияләрдә дә бик мөһим. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бразилиянең хәзерге Президенты — Лула әфәндегә иң изге теләкләрне җиткерүегезне сорыйм, — дип дәвам итте Россия лидеры. – Без аның белән якындагы көннәрдә телефоннан шалтыратышырга, ике яклы элемтәләр турында фикер алышырга килештек, һәм аны быел көзен Казанда БРИКС саммитында көтәбез».
БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү — республика өчен зур хөрмәт һәм җаваплылык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз