news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Бөтенроссия балалар китабы көнен гамәлгә куйды

Россия Президенты Владимир Путин Бөтенроссия балалар китабы көнен гамәлгә кую турындагы указга кул куйды. Тиешле указ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.

Аны ел саен 26 мартта билгеләп үтәчәкләр. Яңа бәйрәм балалар арасында укуны популярлаштыру максатыннан оештырылды.

Документ имзаланган көннән үз көченә керде.

news_right_1
news_right_2
news_bot