Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: Бөтендөнья сәүдә оешмасы буенча БРИКС консультацияләре механизмын булдыру кирәк
Россия Президенты Владимир Путин Бөтендөнья сәүдә оешмасы буенча БРИКС консультацияләре механизмын эшләтеп җибәрү турында сөйләде. Аның фикеренчә, Бөтендөнья сәүдә оешмасы буенча БРИКС консультацияләре механизмы гадел «уен кагыйдәләре»н булдырачак.
«Бөтендөнья сәүдә оешмасы мәсьәләләре буенча БРИКС консультацияләре механизмын эшләтеп җибәрү дөнья икътисады өчен гаделрәк «уен кагыйдәләре» буенча гомуми позицияне булдырырга ярдәм итәчәк», – дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин.
«Дөнья икътисадында уенның гаделрәк кагыйдәләрен формалаштыру һәм халыкара финанс системасын реформалаштыру буенча гомуми позицияне эшләү БРИКС илләренең Бөтендөнья сәүдә оешмасы мәсьәләләре буенча консультацияләренең махсус механизмын эшләтеп җибәрергә ярдәм итәр дип уйлыйбыз», – диде Путин киңәйтелгән составтагы БРИКС саммиты утырышы барышында.
- 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.Т
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз