Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Бөек Ватан сугышы ветераннарына бердәм түләү турында боерык имзалады

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына 80 мең сум түләү турында боерык имзалады. Бу хакта «Җиңү» оештыру комитеты утырышында дәүләт башлыгы үзе әйтте дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
«Бүген фронтовикларга һәм аларның тол хатыннарына, шулай ук концлагерьләрнең кече яшьтәге тоткыннарына 80шәр мең түләү турында боерык имзаланды», – диде Путин.
Тыл хезмәтчәннәре һәм Ленинград блокадасында яшәүчеләр, концлагерьләрнең балигъ булмаган тоткыннары, һава һөҗүменә каршы оборона чараларында, диңгез һәм авиация базаларында эшләүчеләр, оборона корылмалары төзүдә катнашучылар 55шәр мең сум алачак.
«Безнең бурыч – илебезне коткарган кешеләрнең тормышы лаеклы һәм мул булсын өчен мөмкин булганның барын да эшләү», – диде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз