news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Бизнесны энергетикадан башка өлкәләргә акча кертергә мәҗбүриләү җиңел түгел

Россия мәгълүмати технологияләре экспортыннан керем 7 млрд сумга җитте.

 (Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Россия икътисадына фән һәм заманча югары технологияле тенденцияләрне кертеп җибәрү проблемасы андый проектларның хосусый капитал тарафыннан финанслануына бәйле. Бизнесны энергетикада өстәмә табыш алудан баш тарттырып, башка өлкәләргә акча кертергә мәҗбүриләү җиңел түгел, дип белдерде бүген зур матбугат конференциясендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин.

Бу юнәлештә аерым адымнар ясала: аерым тармаклар өчен “ташламалы режимнар” гамәлдә, Ерак Көнчыгышта үсеше алдан билгеләнгән территория булдырылды, дип билгеләп үтте Президент.

Россия мәгълүмати технологияләре экспортыннан керем быел 7 млрд сумга җитте, әле берничә генә ел элек нуль иде. Чагыштыру өчен: Россия корал сатудан быел 14,5 млрд сум табыш алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot