news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин бизнеска биш елга бер тапкыр кредит каникулларын рәсмиләштерергә тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин зур булмаган бизнеска махсус хокук бирергә – кредит тарихын бозмыйча, биш елга бер тапкыр кредит каникулларын алты айга кадәр вакытка рәсмиләштерергә тәкъдим итте. Бу хакта дәүләт башлыгы Федераль Җыенга юлламасында әйтте.

«Кече һәм урта компанияләрнең динамик үсеш алуы, ә бу үсешнең сыйфаты җитештерү бизнесының югары технологияле юнәлешләре хисабына күтәрелүе өчен барлык шартларны да тудырырга кирәк», - диде Россия Президенты. Ул 2025 елның 1 гыйнварыннан бизнесны тикшерүгә вакытлы мораторийлардан баш тартырга һәм, аны законлаштырып, тулысынча рискка юнәлтелгән алымга күчәргә кирәк булуын әйтте.

«Риск булмаган урыннарда профилактик чаралар күрергә кирәк. Һәм, шул рәвешле, тикшерүләр санын киметергә», - диде дәүләт башлыгы. Аның сүзләренчә, тулаем алганда, кече һәм урта бизнес җитештерү предприятиеләре өчен салым режимы йомшартылырга тиеш. Путин Россия Хөкүмәтеннән бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәр бирүне сорады.

news_right_1
news_right_2
news_bot