news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Билгесез солдат каберенә венок салды

Россия Президенты Владимир Путин Ватанны саклаучылар көнендә Кремль дивары янындагы Билгесез солдат каберенә венок салды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алды.

Тантанада Россия саклану министры Андрей Белоусов һәм күптән түгел дәүләт бүләкләре – «Алтын Йолдыз» медале һәм Батырлык ордены алган хәрбиләр катнашты. Бу бүләкләрне геройларга Путин бүген, 23 Февральдә, тапшырды.

Тантана мактаулы каравыл ротасының һәм оркестрның тантаналы маршы белән тәмамланды. Президент ел саен 23 февральдә Александров бакчасына Мәңгелек ут янында һәлак булган солдатларны искә алырга килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot