Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Билгесез солдат каберенә чәчәк салды
Россия Президенты Бөек Ватан сугышы ветераннары белән аралашты.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Хәтер һәм кайгы көнендә Билгесез солдат каберенә чәчәкләр кую тантанасында катнашты, шулай ук Александров бакчасында герой шәһәрләр обелискларына чәчәк салды. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантана башланыр алдыннан Россия Президенты Бөек Ватан сугышы ветераннары белән аралашты. Алар белән кул бирешеп күреште. Почетлы каравыл ротасы солдатлары «Билгесез солдатка Россия Федерациясе Президентыннан» дип алтын белән язылган тасмалы венок чыгарды. Владимир Путин иелеп, Россия триколоры төсендәге тасманы төзәтте.
Почетлы каравыл ротасы мемориал алдыннан марш белән узды, шуннан соң тантанада катнашучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды.
Чара ахырында дәүләт башлыгы герой шәһәрләрнең обелискларына канәфер чәчәге салды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз