Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин билгеле бер товарларны илгә кертү һәм чыгаруга чикләүләрне 2027 елга кадәр озайтты
Россия Президенты Владимир Путин билгеле бер продукцияне илгә кертүгә һәм чыгаруга чикләүләрне 2027 ел азагына кадәр озайтты. Бу хакта указны дәүләт башлыгы имзалаган.
Беренчел чаралар Көнбатыш санкцияләренә җавап итеп 2022 елның 8 мартындагы указ белән кертелде. Документ кысаларында хөкүмәт элек чит илдән кертелгән 200дән артык товар һәм җиһазны чыгаруны туктатты.
Исемлеккә технологик, телекоммуникацион һәм медицина җиһазлары, транспорт чаралары, авыл хуҗалыгы техникасы һәм электр аппаратурасы кертелгән. Шул ук вакытта дустанә мөнәсәбәттә булган илләр һәм гражданнар шәхси файдалану өчен алып кайта торган товарлар өчен искәрмәләр каралган.
Чикләүләр берничә тапкыр озайтылды, шул исәптән 2025 ел азагына кадәр. Хәзер алар 2027 елның 31 декабренә кадәр рәсми рәвештә озайтылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз