news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Безнең аграрийлар эчке базарны төп азык-төлекнең барлык төре белән тәэмин итә

Путин: Безнең аграрийлар эчке базарны төп азык-төлекнең барлык төре белән тәэмин итә
Фото: © "Татар-информ"

Россия аграрийлары эчке базарны төп азык-төлекнең барлык төрләре белән тәэмин итә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлавында әйтте.

«Былтыр бөтен тарихта рекордлы күләмдә (158 млн тоннага якын) бөртеклеләр уңышы алынды. Быел да ил бөртекле һәм майлы культуралардан, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән яхшы уңыш алачак, ит, сөт, балык җитештерүне арттырачак», диелә Кремль сайтында чыккан видеомөрәҗәгатьтә.

Дәүләт башлыгы агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә киеренке хезмәтләре, туган җиргә мәхәббәт һәм бөтен ил өчен әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешкәнгә рәхмәт белдерде.

Путин сүзләренчә, нәкъ менә кырларда һәм фермаларда, азык-төлек производстволарында һәм профильле фәнни институтларда эшләүчеләрнең көче белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате сыйфатлы үзгәрде һәм ил икътисадының чын локомотивларына әверелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot