Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: Безне дошман күрүчеләр, СССР таркалгач, Россияне «тулысынча җимерү» максатын куйды
Советлар Союзы таркалганнан соң, безне дошман күрүчеләр Россияне «тулысынча җимерү», ә аннары аны үз мәнфәгатьләренә буйсындыруны максат итеп куйды. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышында РФ Президенты Владимир Путин белдерде, дип яза ТАСС.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзер ил тарихның катлаулы чорын кичерә.
«СССР таркалганнан соң безнең геосәяси дошман күрүчеләр, һичшиксез, үз алдына әле тарихи Россиядән калганны, ягъни аның үзәген, Россияне, Россия Федерациясен тулысынча җимереп бетерүне, аннан калганны үз геосәяси мәнфәгатьләренә буйсындыру максатын куйдылар», - диде дәүләт башлыгы.
Ул бу хакта Федераль иминлек хезмәтенең элеккеге директоры һәм Иминлек советы секретаре буларак сөйләвенә игътибарны юнәлтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз