Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Берлинда "Норманд дүртлеге" саммитында катнашачак
Германия, Франция һәм Украина лидерлары белән сөйләшүләр 19 октябрьгә билгеләнгән.
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). 19 октябрьдә Берлинда Россия Президенты Владимир Путин "Норманд дүртлеге" лидерлары белән очрашуда катнашачак, дип яза "Интерфакс" Мәскәүдәге чыганакка сылтама белән.
Әлегә Россиянең рәсми структураларында бу мәгълүмат расланмаган.
Элегрәк Украина Президенты матбугат хезмәте Петр Порошенко, Франция Президенты Франсуа Олланд һәм Германия канцлеры Ангела Меркель чәршәмбе Берлинда дәүләт башлыклары очрашуы үткәрү турында килештеләр, дип хәбәр иткән иде.
"Алар куркынычсызлык сәясәте өлкәсендә Россиядә Минск килешүләрен үтәү турында сөйләшү өчен 19 октябрьдә Берлинда Норманд форматында дәүләт башлыклары очрашуын үткәрү турында килештеләр", - диелгән Украина башлыгы сайты хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз