Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президентын Казанга БРИКС саммитына чакырды

Россия Президенты Владимир Путин Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән коллегасы Мөхәммәт бән Зәид Әл Нахайянны киләсе 2024 елда узачак БРИКС саммитына чакырды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«2024 елда Россия әлеге оешмага рәислек итә. Без бу юнәлештә дә элемтәләрне дәвам итәчәкбез, — дип сөйләде очрашуда Путин. — Сезне киләсе елның октябрендә Казанда узачак саммитта көтеп калабыз».
Бүген иртән Россия лидеры эш сәфәре белән Абу-Дабига килде. Ике ил лидерлары хезмәттәшлекне алга таба үстерү торышы һәм перспективалары турында фикер алышачак, Якын Көнчыгыштагы хәлләргә басым ясап, халыкара көн тәртибе мәсьәләләрен караячак. Элегрәк Кремль Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Россия Президентын каршы алулары турында видеоязма чыгарган иде.
Исегезгә төшерәбез, зур масштаблы вакыйга октябрь аенда Казанда узачак. Республика башкаласына 26 дәүләт башлыгы чакырылган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый дәрәҗәдәге чара үткәрү — республика өчен зур хөрмәт һәм җаваплылык. Форум алдыннан шулай ук БРИКС уеннары да башланачак, аларга 70тән артык ил чакырыла. Казанның дөньякүләм масштабтагы чараларны уздыруга ничек әзерләнүе турында «Татар-информ» ның зур материалында укыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз