Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: «Беренчеләр хәрәкәте» 4 миллионнан артык кешене берләштерде

2022 елның апрелендә төзелгән «Беренчеләр хәрәкәте» 4 миллионнан артык тарафдарны берләштерә. Бу хакта Пятигорскида хәрәкәтнең күзәтү советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, инициатива «онытылган форматларны» торгызу өчен этәргеч булды. Буыннарның дәвамлылыгы үсү һәм иҗат итү, алга таба хәрәкәт итү өчен бик мөһим.«Мин карадым, хәрби тематика да бар, бу - «Аҗаган», яшь натуралистлар хәрәкәте, бу да бик кирәкле. Һәм бу яхшы иске традицияләр, һичшиксез, безнең заманда да, XXI гасыр яшьләренә ярдәм итә», - диде дәүләт башлыгы.
Путин хәрәкәт инициативаларын, шул исәптән мәктәп укучыларына һөнәр сайларга юнәлеш бирүне, махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүне, балаларны волонтерлыкка җәлеп итүне һәм башка проектларны хуплады.
Ул искәрткәнчә, киләсе ел Россиядә - Гаилә елы. Шуңа күрә «Беренчеләр хәрәкәте» проектлары яшьләр белән аларның әти-әниләрен дә берләштерә. «Һәм әлбәттә, мондый эш - безнең җәмгыятьне берләштергән кыйммәтләрне ныгытуга мөһим өлеш кертә», - дип нәтиҗә ясады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз