Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин кайбер медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр кертү турында игълан итте
Россия Президенты Владимир Путин 1 гыйнвардан беренчел звено медиклары хезмәт хакына өстәмә түләүләр кертү турында игълан итте. Түләү күләме нинди төбәккә булуда карамастан, медицина хезмәткәрләренең һәр билгеле бер категориясе өчен бердәм булырга тиеш.
Аның сүзләренчә, сәламәтлек саклауның беренчел звеносы табиблары гаять зур йөкләнеш белән эшли, бу, шул исәптән, кадрлар кытлыгы белән бәйле. Путин билгеләп үткәнчә, пандемия вакытында хезмәттәшләренә ярдәмгә студентлар һәм ординаторлар килгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Президент сүзләренчә, икенче елын укучы ординаторлар белгечлек буенча эшли алсын өчен, беренче чиратта, беренчел звенода табиб-стажерлар вазифасын кертергә мөмкин.
«Моннан тыш, киләсе елның 1 гыйнварыннан башлап даими нигездә беренчел звено белгечләре хезмәт хакына өстәмә түләү кертергә. Мондый түләү күләме аена 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Россиянең кайсы төбәгенә карамастан, түләүләр медицина хезмәткәрләренең билгеле бер категориясе өчен бердәм булырга тиеш», - диде Путин Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет утырышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз