Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин беренче тапкыр генерал Кирилловның үлеме буенча комментарий бирде
РФ Кораллы Көчләренең Радиация, химик һәм биологик сакланыш гаскәрләре башлыгы Игорь Кирилловны үтерү гомумкуркыныч ысул белән башкарылды. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин 2024 ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
«Генерал Кирилловны үтерү теракт санала, аны Украина хакимияте кылды», – дип белдерде Россия дәүләте башлыгы. Аның сүзләренчә, «Киевтагы режим» мондый җинаятьләрне берничә тапкыр кылган.
«Тыныч халыкны күпләп аткан Курск өлкәсендә дә, Россиянең башка территорияләрендә дә. Сезнең коллегаларны, журналистларны да үтерделәр! Терактлар оештырдылар. Без көнбатыш журналистлар корпусыннан бер тапкыр да мондый терактларга карата шелтәләү сүзләрен ишетмәдек», – дип өстәде Россия Президенты.
- 17 нче декабрь иртән Радиация, химик һәм биологик сакланыш гаскәрләре белән җитәкчелек иткән генерал-лейтенант Игорь Кириллов үлеме турында билгеле булды.
- Инцидент Мәскәүдә Рязань проспектында, шартлау күп фатирлы йортка керү юлында булган. Шартлаткыч җайланма читтән корып эшкә җигелгән. Тикшерү комитетында бомбаны самокатка куйганнарын әйткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз