Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Бердымөхәммәдовны «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләде
Төрекмәнстанның элеккеге Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде. Россия Президенты Владимир Путинның шул хактагы указы хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Документта билгеләп үтелгәнчә, Бердымөхәммәдов Россия белән Төрекмәнстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга сизелерлек өлеш керткәне өчен билгеләп үтелгән.
«РФ һәм Төрекмәнстан арасындагы стратегик хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Халк Мәсләхәте Милли Генгешы рәисе Бердымөхәммәдов Гурбангулы Мәликгулыевичны IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләргә», - диелә текстта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз